news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германиянең Лейпциг университетында Татар мәдәнияте белән таныштырганнар

1409 елдан эшли башлаган югары уку йорты Лейпцигта иң зурысы санала.

Германиянең Лейпциг университетында Татар мәдәнияте белән таныштырганнар
Эльвира Фритше
(Казан, 4 февраль, "Татар-информ"). Германиянең Лейпциг университетында Татар мәдәнияте кичәсе уздырылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына җирле татарлар активисты Эльвира Фритше хәбәр итте. 
 
Кичәдә татар милли ризыкларын әзерләү буенча мастер-класста катнашырга, татар халкы, мәдәнияте, теле хакында презентация белән танышырга, концерт программасын тамаша кылырга мөмкин булган. 
 
 
Татар мәдәнияте кичәсендә Малайзиядән дә кунак катнашкан, диелә хәбәрдә.  
  • Лейпциг университеты - Германиядә "иң өлкән" университетлар арасында икенче урында тора. Аңа кадәр нигез салынган Кёльн, Эрфурт, Вюрцбург университетлары ачылып, күпмедер вакыттан соң, эшчәнлекләрен туктатып тора. 1409 елдан эшли башлаган югары уку йорты Лейпцигта иң зурысы санала. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot