Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Германиянең Лейпциг шәһәрендә Сабантуй үтәчәк көн билгеле
Милли бәйрәм татарча, русча һәм немец телендә алып барылачак.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

(Казан, 14 май, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 29 июньдә Германиянең Лейпциг шәһәрендә Сабан туе уздырылачак. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сабан туен оештыручы, "Tatarstan. International" проекты әгъзасы сөйләде.
Бәйрәм 11.00 сәгатьтә Лейпциг-Галле аэропорты алдында киң яшел аланда башланачак. “Программада күпсанлы мавыктыргыч ярышлар, чүлмәк вату, Казаннан чакырылган профессиональ көрәшчеләрнең тамашасы, бию-җыр булачак”, - диде ул.
“Тел йотарлык тәмле 100% татар ризыклары тәкъдим ителәчәк, атаклы татар җырчыларының һәм музыкантларының чыгышлары каралган”, - ди оештыручы.
- Чарада Германиядән һәм күрше Европа илләреннән 700дән артык кеше катнашыр дип көтелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз