news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиянең «Ханым» берлегенең «Татар киеме» чарасында җиде ил вәкилләре катнашкан

Флешмобка Германия, Чехия, Болгария, Венгрия, Италия, Голландиядән, Россиянең Татарстан һәм Марий Эл республикаларыннан фотолар килгән.

Германиянең «Ханым» берлегенең «Татар киеме» чарасында җиде ил вәкилләре катнашкан
"Ханым" берлеге архивы

(Казан, 4 октябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Германияненең «Ханым» берлеге татар халык киеменә багышланган флешмоб үткәргән. Ханымнар һәм ир-атлар, татар киеме флешмобында катнашып, атна дәвамында милли кием кигән фотолары белән уртаклашкан.

«Флешмоб — татарларның киенү, бизәнүгә бәйле традицияләрен искә төшерергә бер сәбәп. Милли киемебез безгә килешә, үзенчәлек өсти, тирә-якка ямь тарата. Ул бүгенге заман өчен дә актуаль. Катнашучылар да идеяне хуплады. Халкыбызның нәфис һәм үзенчәлекле киенү, бизәнү гадәтләрен сурәтләгән күптөрле образлар җыелды», — диде «Татар-информ»га «Ханым» берлеге җитәкчесе Гөлнур Даутова.

Флешмобта Германия, Чехия, Болгария, Венгрия, Италия, Голландиядән, Россиянең Татарстан һәм Марий Эл республикаларыннан фотолар килгән. Оештыручылар әйтүенчә, татарлардан кала, башка милләт вәкилләре дә катнашкан.

Германиядән Магнус Хамш флешмобта татар милләтеннән булган хатынын яратканы өчен катнашуын әйтте. «Гореф-гадәтләрне онытмау мөһим: алар үсеш-үзгәреш алып, хәзерге заманда яңа билгеләнеш табарга тиеш. Мәдәни чаралар ярдәмендә татар традицияләрен күрсәтү күңелгә рәхәтлек бирә», — диде.

Америкалы Мэтт Бекер татар казакиын тормышында бик җаваплы мизгелдә кигән. «Мэтт, миңа кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганда, мине таң калдыру өчен, татар костюмын кигән иде. Миннән „әйе“ дигән җавапны ишетер өчен шулай эшләгәдер», — ди татар кызы Наилә Бекер.

Казаннан Светлана Шәвәлиева милли киемне көндәлек тормышта кигәннәрен беренче тапкыр 2015 елда Германиянең Берлин шәһәрендә Халыкара Сабантуенда күргән. «Шунда минем бик исем китте: чит илдә яшәүче татарлар милли киемнән иде. Барысы да түбәтәй, калфак, күлмәкләр кигән. Оялып куйдым. Татарстанда милли кием кию дигән гадәт юк иде», — дип искә ала ул.

«2015 елның көзендә мин яңадан Парижга, Европа татарлары корылтаена күргәзмәм, картиналарым белән бардым. Барыр алдыннан үземә милли бизәкле камзул, калфак, кичке күлмәк тектердем. Күн мозаикалы аяк киеме дә алдым. Нәтиҗәдә, Парижда „иң зәвыклы, иң нәфис күлмәктән сез“, дигән мактау сүзләре ишеттем», — ди Светлана Шәвәлиева.

Светлана ханым көндәлектә татар бизәкләре чигелгән рюкзак, сумка кулланганын әйтте. «Чараларда милли күлмәгемне киям, милли бизәкле футболка, яулыклар яратам. Киемнәрем игътибарсыз калмый, кайдан алдың дип, еш сорашалар», — дип сөйләде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100