news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиянең «Ханым» берлеге татар классик концерты кичәсен оештыра

Онлайн-концертта Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова композиторларның әсәрләрен ишетеп булачак.

(Казан, 7 июнь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Бүген сәгать 20:00дә «Моң» дуэтының онлайн-концерты узачак. Концертны Татар хатын-кызларының «Ханым» берлеге оештыра.

Оештыручылар әйтүенчә, мәдәни чара Европаның татар диаспорасы өчен генә түгел, ә татарларның башка милләттәге дусларын, якыннарын да күздә тота. Онлайн-концерт программасында Салих Сәйдәшев, Фәрит Яруллин, Рөстәм Яхин, Сара Садыйкова һ.б. татар классик композиторларның әсәрләре яңгыраячак. 

«Ханым» оешмасы әгъзасы Алсу Рәхимова «Татар-информ» хәбәрчесенә «Моң» дуэтының барлыкка килү тарихын сөйләде. «Скрипкачы Юлия Гобәйдуллина һәм пианист Алия Исхакова дуэты 2012 елда Казан дәүләт консерваториясенең камера музыкасы ансамбле буларак оешкан. 2018 елдан музыкантлар укуларын һәм иҗатларын Нидерландта дәвам итә. Дуэтның максаты — күпмилләтле Европа тамашачысын татар классик музыкасы белән таныштыру», — диде ул.

«Шулай ук Юлия белән Алия татар музыкасы һәм ижади дуэтлары турында сөйләячәк, тамашачыларның сорауларына жавап бирәчәк. Концертка барлык кызыксыну һәм теләк булганнар чакырыла», — диде Алсу Рәхимова

Концертны дуэтның YouTube каналыннан карарга мөмкин. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100