news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германиянең Галле шәһәрендә Башкортстан мәдәнияте көннәре үтә

Башкортстан мәдәнияте көннәре барышында Дрезденда ватандашлар белән очрашу да каралган.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Германиянең Галле шәһәрендә 20 ноябрьдә Башкортстан мәдәнияте көннәре башланып киткән. Ул Уфа һәм Галле тугандаш шәһәрләр багланышларының 20 еллык юбилеена һәм “Башкортстан дуслары” җәмгыятенең дә 20 еллыгына багышланган. Бу хакта “Башинформ” хәбәр итә.

Чара шулай ук Дрезден һәм Лейпциг шәһәрләрендә уза һәм 23 ноябрьдә төгәлләнә.

Башкортстан мәдәнияте көннәре барышында Дрезденда ватандашлар белән очрашу да каралган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot