news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германиядә София Гобәйдуллина белән хушлаштылар

Германиядә София Гобәйдуллина белән хушлаштылар
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Германиянең Гамбург шәһәрендә бүген композитор, заманча музыка классигы, Татарстанда туган София Гобәйдуллина белән хушлаштылар. Бу хакта ТНВ хәбәр итә.

Композитор Аппен шәһәрендә (Шлезвиг-Гольштейн җире) 1992 елдан бирле яши һәм 13 мартта 94 яшендә вафат була. Июньдә София Гобәйдуллинаның көле салынган урналарны Мәскәүдә җирләргә җыеналар.

София Әсгать кызы Гобәйдуллина йөздән артык симфоник әсәр, солистлар, хор һәм оркестр, инструменталь ансамбльләр өчен әсәрләр, театр, кино һәм мультфильмнар өчен музыка авторы. РСФСРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Казанның мактаулы гражданы, Татарстанның «Дуслык» ордены кавалеры.

news_right_1
news_right_2
news_bot