news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиядә яшәгән татар журналисты Нәсүр Юрушбаев туган авылында кино төшерә башлый

Режиссер фильмын үз туган нигезендә - Пермь якларында төшерәчәк.

(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Журналист Нәсүр Юрушбаев продюсер Рөстәм Сәрвәров белән бергә “Нигез-йорт” исемле кыска метражлы нәфис фильм төшерергә җыена. Әлеге проект өчен Нәсүр Юрушбаев Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 1 миллион сум грантын откан.

“Фильмны үз туган нигеземдә төшерергә җыенам, - ди озак еллар Германиядә яшәгән татар журналисты Нәсүр Юрушбаев. - Мин бит үз туган авылыма кайтып, әти-әни йортын кабат сатып алдым. Авылым Уралда минем, шунда - Пермь краеның Барда районына кайтып урнаштым”.

“Авылында рәхәтләнеп яшәгән Сания әби янына Владивостоктан кызы кайтып, йортны сатып, әбине Картлар йортына урнаштырып китә. Әби кайгыда. Тәрәзәдән карап утыра. Ә тәрәзәдән аның йорт түбәсе күренеп тора. Шул вакытта шушы якларга Себердән Җәмил бабай кайта. Кесәсе тулы акча...” – дип, булачак фильмның сюжетның бер өлешен дә сөйләде Нәсүр Юрушбаев.

Сценарий Галимҗан Гыйльманов хикәясе буенча язылган. Фильм 30 минутка планлаштырылган. Тиздән фильмның кастинглары булачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100