news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германиядә Татарстан рәссамы Ирек Мусин күргәзмәсе узачак

Ирек Мусин – Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы.

(Казан, 13 февраль, “Татар-информ”). 27 февраль көнне Германиянең Берлин шәһәрендә урнашкан Россия Фән һәм мәдәният үзәгендә Татарстан рәссамы Ирек Мусинның шәхси күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы хәбәр итә.

Экспозиция Бәйсез Дәүләтләр Бердәмлеге, чит илләрдә яшәүче ватандашлар һәм халыкара гуманитар хезмәттәшлек буенча федераль агентлык белән хезмәттәшлек һәм Россиянең Германиядәге Илчелеге ярдәмендә оештырылган.

Ирек Мусин – Россия һәм Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы. “Заманча сәнгать альянсы” иҗат берләшмәсе әгъзасы. Мәскәү, Санкт-Петербург, Бухарест, Берлинда узган халыкара заманча сәнгать конкурслары җиңүчесе. Аның күргәзмәләре Татарстанда гына түгел, Мәскәүдә, ерак чит илләрнең күп кенә илләрендә узган. Эшләре Россия, Англия, Франция, Кытай, Төркия, Греция, АКШ, Германиядә шәхси коллекцияләрдә саклана. 

news_right_1
news_right_2
news_bot