news_header_bot
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
news_top
Германиядә татарча диктантны немец кешесе дә язган
Германия татарлары диктант текстының быел күпкә аңлаешлырак һәм җиңелрәк булуын әйтте.
Скопировать ссылку
(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова-Хәсәнова). Германиянең Лейпциг шәһәрендә "Татарча диктант" акциясенә немецлар да кушылган. Бу хакта "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгына Германиядә яшәүче милләттәшебез Эльвира Фритше хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, акция Германиянең ике каласында - Лейпциг һәм Франкфурт янындагы Лангенда үткәрелгән. Лейпцигта диктантны Уфа татарының тормыш иптәше, милләте буенча немец кешесе дә язган. Чараны Лейпцигта "Ханым" татар хатын-кызлары оешмасы активисты Ася Матушанская, Лангенда исә "Аргамак" яшьләр оешмасы үткәргән. Алар диктантны борынгы Альбертина китапханәсендә язган.
"Акцияне оештыручылар Татарстаннан читтә яшәүче катнашучыларның теләкләрен искә алып, ике текст варианты тәкъдим итте. Лейпцигта диктантны узган ел да язганнар иде. Быел алар текстның күпкә аңлаешлырак һәм җиңелрәк булуын әйтте. Хәзер нәтиҗәләрне генә көтәсе калды инде", - диде Эльвира Фритше.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
news_right_1
news_right_2
news_bot