Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Германиядә никаб киюне тыю турында карар кабул ителде
Никаб — ул күз уемын гына бераз калдырып, тулысынча гәүдәне һәм битне каплый торган, мөселман илләрендәге хатын-кызлар киеме.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 28 апрель, "Татар-информ"). Бундестаг тулысынча гәүдәне һәм битне каплый торган мөселман киемен (никаб) тыю турындагы закон проектын хуплады. Бу хакта Рейтер агентлыгы хәбәр итә, дип җиткерә РИА Новости.
Никаб - ул күз уемын гына бераз калдырып, тулысынча гәүдәне һәм битне каплый торган, мөселман илләрендәге хатын-кызлар киеме.
"Без үзебезнең кыйммәтләребезне ачык билгеләргә һәм җәелдерергә тиешбез. Без хуплаган закон проекты моңа мөһим өлеш кертә”, дип агентлык ГФР эчке эшләр министры Томас де Мезьера сүзләрен китерә.
Узган ел ахырында Германия канцлеры Ангела Меркель гәүдәне һәм битне каплый торган кием киюне өлешчә тыю турында беренче тапкыр фикерен белдергән булган. Ул чакта аны Эчке эшләр министрлыгы башлыгы яклап чыга. Ул алман җәмгыятендә дәүләт учреждениеләрендә, загсларда, мәктәп һәм университетларда, дәүләт хезмәтендә һәм судта йөзне күрсәтергә кирәклеген белдергән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз