news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германиядән килгән Тимур Харрасов Татар яшьләре форумы командасын көчле дип исәпли

Делегат сүзләренчә, Тәбрис Яруллин командасы алдынгы идеяләр белән эшли.

Германиядән килгән Тимур Харрасов Татар яшьләре форумы командасын көчле дип исәпли
Салават Камалетдинов

(Казан, 6 август, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумына Германиядән килгән делегат Тимур Харрасов Тәбрис Яруллин җитәкләгән форум командасын көчле, алдынгы идеяләр белән эшли дип исәпли. Бу фикерен ул “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә әйтте.

“Мин VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумында беренче тапкыр катнашам. Татарстанга килүемә, милләтебезне саклау юнәлешендә эшли торган фикердәшләр белән танышуыма бик шат булдым. Мәскәү татарлары белән күп аралаштым, аларда шулкадәр куәтле татар оешмалары барлыгын белмәдем дә.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән Берлинда үткән Европа татарлары яшьләре форумында таныштым. Миңа калса, Тәбрис Яруллин командасы бик көчле, алар алдынгы идеяләр белән эшли. Чәй эчәбез дип кенә тормыйлар, яңа формат та эзлиләр. Яшьләрнең яңа проектларына булышалар, бу бик шәп эшчәнлек дип уйлыйм. Без шушы юнәлештә барсак, татар мохитен куәтләндереп, аны таныта алыр идек”, - дип сөйләде Тимур Харрасов.

“Миңа Татар яшьләре форумы рәисе урынбасары Айрат Фәйзрахмановның чыгышы бик ошады. “Без мәгарифтән башка бетәбез. Без бу мәсьәләдә эшләргә тиеш” дигән фикере белән килешәм. Без Казанда, татарлыкның үзәгендә. Күп кенә татарларның туган телләрендә сөйләшергә оялганнарын күрдем, киресенчә, оялмасыннар иде!” - дип фикере белән уртаклашты Тимур Харрасов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100