news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германиядә билгесез кешеләр мәчетне мәсхәрәләгән

Вәхшиләр мәчет диварын кара аэрозоль буяу белән язып тутырган.

(Казан, 20 апрель, «Татар-информ»). Билгесез кешеләр Германиянең Лейпицг шәһәрендәге Әюп Солтан мәчетен мәсхәрәләгән, дип хәбәр иткән «Анадолу» агентлыгына мәчет хезмәткәре Исмәгыйль Озган.

Аның сүзләренчә, иртән иртүк мәчет имамы төрле язулар язып тутырылган диварларны күреп ала.

«Вәхшиләр мәчет диварын кара аэрозоль буяу белән язып тутырган. Әлеге сүзләр мөселманнарны рәнҗетә. Алар шулай ук керү ягындагы таблицаларга зыян китергән. Мин мәчеткә килгәндә, буяулар әле кибеп өлгермәгән иде. Димәк, алар бу вәхшилекне иртән эшләгән», - диде Озган.

Аның белдерүенчә, әлеге хәл белән бәйле тикшерү уздырыла, полиция видеокүзәтү камераларын өйрәнә.

Агымдагы атнаның башында Берлиндагы төрек ассоциациясе бинасына һөҗүм ясалган иде, ә алдагы көнне билгесез кеше Фрайбург-им-Брайсгау шәһәре мәчете диварына свастика ясаган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot