news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германия җыелмасы Казанга килде

Футболчылар “Рамада” кунакханәсендә тукталган.

(Казан, 26 июнь, “Татар-информ”). Германия җыелмасы Футбол буенча дөнья чемпионатында Көньяк Корея җыелмасына каршы матчта катнашу өчен Казанга килде. Бу хакта “Казан” халыкара аэропорты рәсми битендә Twitterда басылган.

Футболчылар “Рамада” кунакханәсендә тукталган. Җанатарлар аларның чыкканын көткән. Әмма автограф бирергә спортчыларның берсе генә – команда сакчысы Йозуа Киммих кына ризалашкан. Бу хакта җанатарлар социаль челтәрләрдә хәбәр итә.

  • Германия — Көньяк Корея матчы “Казан Арена” стадионында 27 июньдә уза. Матч 17.00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot