Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Германия татары Венера Вәгыйзова: Муса Җәлил турында хәтерне саклауны бурычым дип саныйм
Казанда Муса Җәлилнең музей-фатирында каһарман-шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алуга багышланган очрашу булды. Очрашуда Муса Җәлилнең нәсел дәвамчылары һәм батырларның исемнәрен мәңгеләштерү максаты белән янган кешеләр катнашты.
Германиядәге татарлар берлеге рәисе Венера Вәгыйзова анда хәтерне саклауны үз бурычы итеп кабул итүен сөйләде.
«Казанда булмасам, мин бүген, әлбәттә, Плетцензееда булыр идем. Монда барысы да Муса Җәлилнең тормышы, гаиләсе белән бәйле, ә мин яшәгән җирдә – сагыш, анда аларның соңгы минутлары үткән. Анда бөтенләй башка мохит, идәндә әле дә кан эзләре бар.
Бүгенге көндә Германиядә Җәлил турында мин белгән кадәр беркем белми. Минем өйдә аның турындагы басмалардан һәм аның китапларыннан китапханә тупланды. Язмыш мине Әминә ханым, Рафаэль Мостафин белән таныштырды. Бездә Чулпан ханымны каршы алу бәхетенә дә ия булдым.
Кызганычка, Германия һәм Европадагы хәзерге вазгыять хәтерне элеккечә сакларга мөмкинлек бирми. Анда Муса Җәлил турында хәтерне саклау минем бурычым дип саныйм. Бу хәтерне кызыма тапшыра алырмын, дип ышанам», – дип сөйләде ул.
Венера Вәгыйзова мәктәптә укытучы булып эшли һәм балаларга Муса Җәлил турында сөйли.
«Муса Җәлил турында башкаларга сөйләү дә – минем бурычым. Мин укытучы булып эшлим, немец һәм инглиз телләрен укытам. Безнең мәктәп Милдрет Харнак исемен йөртә, ул да Плетцензееда җәзага тартылган. 15 февраль көнне мин үземнең сыйныфны Плетцензеега алып бардым. Сүземне Милдрет Харнак турында сөйләүдән башладым. Аннан Муса Җәлил язмышы турында сөйләдем. Тын да алмыйча тыңладылар», – диде ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз