Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Германия татары Венера Вәгыйзова: Минтимер Шәймиевнең үзенә генә хас хәйләкәрлеге бар
«Ул Татарстан үссен өчен шулкадәр тырышты, хәтта башка төбәк җитәкчесе дә аның кебек эшләмәгәндер», — диде «Tatarlar Deutscland» берлеге рәисе.
(Казан, 20 гыйнвар, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Германиянең «Tatarlar Deutscland» берлеге рәисе Венера Вәгыйзова Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең үзенә генә хас хәйләкәрлеге бар дип әйтте.
«Минтимер Шәрипович зирәк кеше. Шуның өчен дә ул республиканы күтәреп кенә калмады, Татарстанны Россиядә пилот төбәк итте. Аның турында әле озак еллар сөйләрләр һәм „Шәймиев феномены“ дип йөртерләр», — диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.
Ул аны легендар шәхес дип атады. «1990 елларда Идел буе төбәкләрендә аның исемен телгә алмаган кеше булмагандыр. Ул Татарстан үссен өчен шулкадәр тырышты, хәтта башка төбәк җитәкчесе дә аның кебек эшләмәгәндер. Шуңа күрә дә Минтимер Шәриповичны бүгенге көнгәчә барысы да ярата, аның турында җылы сүзләр генә әйтәләр, һәм яратып „безнең бабай“ дип эндәшәләр», — диде Венера Вәгыйзова.
«Tatarlar Deutscland» берлеге рәисе 1990 еллардагы вакыйгаларны искә алды. «Минтимер Шәрипович идарә иткәнгә күрә Татарстан базар икътисады режимына йомшарып керде, башка төбәкләрдәге кебек кискен каршылыклар булмады», — ди ул.
Венера Вәгыйзова Минтимер Шәймиев белән 2007 елның мартында Бөтендөнья Лейпциг ярминкәсендә күрешүен сөйләде. «Ярминкә Татарстан Республикасына багышланган иде. Минтимер Шәрипович Татарстан делегациясенең җитәкчесе булып килде. Бөтен җирдә татар әләмнәре җилфердәде, телевизордан татарларны күрсәттеләр. Ярминкәдән чәкчәк исе килә иде. Татарлар — көн каһарманнары булдылар», — диде рәис.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз