news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германия татарлары ”Көзге очрашу”га әзерләнә

Очрашу кысаларында бәйрәмдә катнашучы балалар рәсемнәреннән конкурс-күргәзмә оештырыла.

( Казан, 3 октябрь, «Татар-информ», Александр Долгов). 15 октябрьдә Лангена шәһәрендә Германия татарларының традицион ”Көзге очрашу”ы үтәчәк. Әлеге чараны «Аргамак» берләшмәсе һәм Tatarlar Deutschland берлеге оештыра.

Очрашу кысаларында бәйрәмдә катнашучы балалар рәсемнәреннән конкурс-күргәзмә оештырыла, дип хәбәр итә «Аргамак» берләшмәсе.

“Бу юлы да без Татарстаннан күренекле артистларны көтәбез, алар көй-моңнары, дәртле җыр-биюләре белән, җыеп кына әйткәндә, туган телебез аһәңе белән сөендерәчәкләр”, - дип сөйләделәр «Аргамак» вәкилләре.

Германия татарларының көзге очрашулары 2005 елдан бирле үткәрелеп килә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100