news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германия Сирия аркасында Россиягә каршы яңа санкцияләр әзерли - мәгълүмат чаралары

Июнь ахырында Европа берлеге санкцияләрне тагын ярты елга - 31 июльдән 2017 елның 31 гыйнварына кадәр озайтырга карар итте.

(Казан, 6 октябрь, «Татар-информ»). Германия Хөкүмәте Мәскәүнең Сириягә карата сәясәтенә җавап итеп Россиягә каршы яңа санкцияләр кертү турында фикер алыша. Бу хакта The Wall Street Journal фикер алышу барышы белән таныш чыганакка сылтама белән хәбәр итә.

Басма мәгълүматлары буенча яңа икътисади чикләүләр турындагы әңгәмә башлангыч стадиядә генә, әлегә инициативаны социал-демократлар - Германия канцлеры Ангела Меркельнең хөкүмәт коалициясе буенча Христиан демократик партнерларының хуплау-хупламавы әлегә ачык түгел.

РИА «Новости белдергәнчә, Германия Тышкы эшләр министрлыгында бу инициатива буенча фикер алышу булуын расламаганнар.

Элегрәк Меркель хөкүмәт Украина көнчыгышындагы конфликтны хәл итү өчен бөтен көчен куя һәм Европа берлеге Россиягә салган санкцияләрне гамәлдән чыгаруга китерәчәк килешү төзергә омтыла дип белдергән иде. "Без Россия белән яхшы мөнәсәбәтләр телибез", - дигән Германия Хөкүмәте җитәкчесе.

Искәртеп үтик: июнь ахырында Европа берлеге санкцияләрне тагын ярты елга - 31 июльдән 2017 елның 31 гыйнварына кадәр озайтырга карар итте. Бу хакта Меркель "кызгыныч, тик бу кирәк" дип белдерде, чөнки Украина көнчыгышында сугышны туктату турындагы килешү бүгенгә кадәр үтәлми.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100