news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Германия Сабан туенда Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов чыгыш ясаячак

Лейпциг шәһәрендә үтәчәк бәйрәмдә тагын бик күп татар артистлары катнашыр дип көтелә.

Германия Сабан туенда Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов чыгыш ясаячак
Э.Кәлимуллинаның матбугат хезмәте
(Казан, 31 май, "Татар-информ"). 29 июнь көнне Германиянең Лейпциг Сабантуенда Эльмира Кәлимуллина һәм Эльмир Низамов чыгыш ясавы көтелә. Бу хакта җирле татарларның "Аргамак" оешмасы хәбәр итә. 
 
Моннан тыш, бәйрәмдә Фәрид Фәйзрахманов, Рөстәм Рәхмәтуллин, Гөлназ Батталова, Сөмбел Билалова, Ярамир Низаметдинов, Айрат Ильясов катнашуы көтелә. 
 
"Бу әле тулы исемлек түгел, бөтен серләрне алдан ачып бетермибез...", - дип белдерә оештыручылар. 
 
Сабан туе Лейпциг шәһәрендә, Лейпциг/Галле аэропорты алдындагы яшел аланда үткәреләчәк һәм өч телдә алып барылачак: татарча, алманча һәм русча. 

news_right_1
news_right_2
news_bot