news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германия Россиягә каршы яңа санкцияләр кертү ниятен раслаган

Июнь ахырында Европа берлеге санкцияләрне тагын ярты елга - 31 июльдән 2017 елның 31 гыйнварына кадәр озайтырга карар итте.

(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Бундестагта Германиянең  Сириядәге конфликтны җайга салу сәясәте өчен Россиягә карата яңа санкцияләр кертү планын расладылар. Бу хакта Süddeutsche Zeitung басмасына Бундестагның тышкы эшләр комитеты җитәкчесе Норберт Реттген хәбәр иткән, дип яза "РИА Новости".

Депутат сүзләренчә, бу очракта Европа туган вазгыятьне ким дигәндә - Алепподагы хәрби хәрәкәтләрне хәрби җинаять дип атый ала. "Хәрби җинаятьләр нәтиҗәләре һәм аларга җавап булмау низаг ", - дип белдергән сәясәтче.

Элегрәк Мәскәүнең Сириягә сәясәтенә җавап итеп Германия Хөкүмәте Россиягә каршы яңа санкцияләр кертү турында фикер алыша дип хәбәр ителгән иде. Яңа икътисади чикләүләр турындагы әңгәмә башлангыч стадиядә генә, әлегә инициативаны социал-демократлар - Германия канцлеры Ангела Меркельнең хөкүмәт коалициясе буенча Христиан демократик партнерларының хуплау-хупламавы әлегә ачык түгел дип билгеләп үтелде.

Элегрәк Меркель хөкүмәт Украина көнчыгышындагы конфликтны хәл итү өчен бөтен көчен куя һәм Европа берлеге Россиягә салган санкцияләрне гамәлдән чыгаруга китерәчәк килешү төзергә омтыла дип белдергән иде. "Без Россия белән яхшы мөнәсәбәтләр телибез", - дигән Германия Хөкүмәте җитәкчесе.

Искәртеп үтик: июнь ахырында Европа берлеге санкцияләрне тагын ярты елга - 31 июльдән 2017 елның 31 гыйнварына кадәр озайтырга карар итте. Бу хакта Меркель "кызгыныч, тик бу кирәк" дип белдерде, чөнки Украина көнчыгышында сугышны туктату турындагы килешү бүгенгә кадәр үтәлми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100