news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Германия Дәүләт китапханәсе Төмән галименең монографиясен сорап алды

Шушы көннәрдә Германия Дәүләт китапханәсе директоры Инес Хаймердан китап авторы Равил Гыйльфановка рәхмәт хаты килеп иреште

(Төмән, 11 ноябрь, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Германия Дәүләт китапханәсе җитәкчеләрендә тирән кызыксыну уяткан “Лексико-грамматические средства выражения модальности в разноструктурных языках (на материале немецкого и татарского языков)” дип аталган ошбу монография-китапның авторы - Төмән дәүләт университетының икътисад факультеты доценты, филология фәннәре кандидаты, немец һәм француз телләре укытучысы Равил Гыйльфанов.
Көтмәгәндә агымдагы елның сентябрь аенда Төмәнгә Германия Дәүләт китапханәсеннән Равил Гыйльфановка шул китапның берничә нөсхәсен җибәрүен үтенеп язган хат килеп төшкән иде. Автор җибәрде ул китапханәгә китабын.
Шушы көннәрдә Германия Дәүләт китапханәсе директоры Инес Хаймердан китап авторы Равил Гыйльфановка рәхмәт хаты килеп иреште. Ул хатта Инес әфәнде китапның Германия Федератив Республикасының Дәүләт китапханәсе фондының библиографик исемлегенә кертелүе һәм беренче чиратта чыгачак бюллетеньдә урын алачагы турында хәбәр иткән һәм авторга олы рәхмәтен белдереп язган. “ Безнең карамакка бик тә кыйммәтле материал җибәрүегез өчен олы рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә Сезнең белән хезмәттәшлеккә һәм Сезнең ярдәмегезгә өмет итәбез. Германиядә Сезнең бу хезмәтегез белән кызыксынган һәркем дә файдалана алачак китабыгыздан – студентлар, телче галимнәр, шул исәптән илебездәге барлык тюркологик факультетларның һәм бүлекләрнең студентлары, мәсәлән, Берлинның Ачык университетының татар теле дә укытыла торган Тюркология институты студентлары. Андый бүлекләр Германиянең башка югары уку йортларында да бар. Безнең фонд белән файдаланучы, татар теле дә укытыла торган Парижның Көнчыгыш мәдәнияте һәм цивилизациясе институты студентлары да файдалана алачак бу хезмәттән”, - дигән юллар бар Инес Хаймерның Равил Гыйльфановка юллаган хатында.
Әлеге китап 2006 нчы елда Төмән дәүләт университеты типографиясендә 500 данә тираж белән Төмән өлкәсе Мәгариф департаменты белән университетның гыйльми эзләнүләр өлкәсендә Равил Гыйльфанов откан грант хисабына чыккан иде.
Шушы китабы белән Равил Гыйльфанов 2007 нче елда югары уку йортлары укытучылары һәм галимнәр арасында ел саен Сочи шәһәрендә үткәрелә торган конкурста җиңү яулап, “Лауреат конкурса отечественного образования” исеменә лаек булып, диплом белән бүләкләнгән иде. Инде хәзер бу китап Төмән белән Ауропа илләренең тюркологлары арасында элемтәләр ныгуга да ярдәм итәчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100