Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Герман Греф: ““Татарстанда яшәүче картасы” проектын гамәлгә ашыруда чиратта – Казан”
Саклык банкы идарәсе рәисе “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проектының бөтен Россия буенча кайчан тормышка ашырылачагын фаразлаудан тыелды.
(Яшел Үзән, 13 октябрь, «Татар-информ», Арсений Маврин). “Финнополис 2016” форумында Россия Саклык банкы белән Татарстан Республикасы арасында инновацион өлкәдә хезмәттәшлек килешүе төзелүе – күптәнге партнёрлык мөнәсәбәтләрен раслау ул. “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф Яшел Үзән шәһәрендә “Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проектын гамәлгә кертеп җибәрү вакытында шундый фикер әйтте.
“Хезмәттәшлек перспективалары турында сөйләве бик җиңел, чөнки безнең тарихыбыз бай, - дип сөйләде әңгәмә вакытында Герман Греф. - Татарстан безнең, кагыйдә буларак, - пилот төбәк. Без биредә яңалыкларыбызның барысын да гамәлгә кертеп җибәрергә тырышабыз. Һәм менә “Mastercard” шуларның берсе – алар бөтен дөньядагы күренешне күзәтә алалар һәм бу проектның төрдәше булмавын әйтәләр”.
“Татарстан Республикасында яшәүче картасы” проекты идеясе моннан ел ярымлап элек Рөстәм Миңнеханов белән булган очрашуда туды, - дип ачыклык кертте Герман Греф. - Татарстан – кулдагы акчалар әйләнеше зур булган төбәкләрнең берсе. Бу исә шунда яшәүчеләр өчен безнең сервислар уңайлы түгел дигән сүз, һәм безгә аларны яхшыртырга кирәк. Бездә кешеләргә финанс белем бирү белән бәйле вазгыять бик үк әйбәт корылмаган. Инфраструктура әзер түгел – аны киңәйтергә һәм яхшыртырга кирәк. Шуның нәтиҗәсе буларак, бюджет шактый зур күләмдә акча җыеп бетерә алмый кала”, - дип фикер уртаклашты проектка китергән сәбәпләрне барлаганда “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе. Кулдагы акча белән исәп-хисап ясау – халык өчен дә өстәмә чыгымнар. Нәтиҗәдә, кешеләр дә, компанияләр дә, бюджет та югалта.
“Бу проект – безнең юл башы. Без Яшел Үзән кебек җыйнак шәһәрдән башларга дип килешкән идек. Проект биредә эшләтеп җибәрелә, аннары Татарстанның башка шәһәрләрен дә колачлый. Яшел Үзәннән соң Казанга керешәбез”, - диде Г.Греф.
Татарстанда система шомартылачак. Тагын 1 айдан, Герман Греф сүзләренчә, Яшел Үзән буенча беренче нәтиҗәләр билгеле була. Бу проект бөтен Россия буенча кайчан тормышка ашырылачагын ул фаразларга әлегә алынмады. Шулай да, “кытыршылыкларны шомартып бетерергә әллә ни күп вакыт таләп ителмәс”, - диде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз