news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Герман Греф: "Татарстанда "Бизнес-класс" программасы көткәннән дә уңышлы булды"

Саклык банкы Президенты республикада сынауны уңышлы үткән программаның башка төбәкләрдә дә гамәлгә кертеләчәген әйтте.

(Казан, 18 ноябрь, "Татар-информ", Ирина Ермакова). Бүген Казанга Россиянең Саклык банкы идарәсе рәисе Герман Греф һәм Google ЕМЕА төбәгендә стратегик партнерлык буенча президенты Карло Бьондо эш сәфәре белән килде. "Казан" халыкара аэропортында кунакларны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Россия Саклык банкының Идел-Нократ банкы җитәкчелеге вәкилләре, башка рәсми затлар каршы алды, дип хәбәр иткән иде ТР Президенты матбугат хезмәте.

Килүгә үк Герман Греф һәм Карло Бьондо, Рөстәм Миңнеханов белән бергә, Казан шәһәренең халыкара мәктәбендә булдылар, анда алар укыту принциплары белән таныштылар, уку сыйныфларын, спортзалны карап чыктылар. Кунаклар өчен мәктәп буйлап экскурсия оештырылды. Кунаклар  Google компаниясенең һәм Саклык банкының "Бизнес-класс" уртак мәгариф проектын гамәлгә ашыруга йомгак ясау тантанасында катнаштылар.

Искәртәбез, проект Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә гамәлгә ашырылды. Чара Казанда югары технологияләр технопаркы – IT-паркта узды.

Герман Греф "Бизнес-класс" программасы Татарстанда апробацияне уңышлы үтте, хәзер аны Россиянең башка төбәкләрендә дә гамәлгә кертергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул 2017 елга эшмәкәрләр хезмәттәшлеге һәм үсеше өчен түләүсез программаны дәвам итү турында меморандумга кул куелганнан соң узган матбугат конференциясендә җиткерде.

Меморандумны Саклык банкы Президенты, банкның идарә рәисе Герман Греф һәм EMEA регионында Google компаниясенең стратегик партнерлыгы буенча президенты Карло д’Азаро Бьондо имзалады. Кул кую тантанасында һәм аннан соң журналистлар белән аралашканда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

"Программа Татарстанда апробация үтте. Ул көткәннән дә уңышлырак чыкты һәм без аны Россиянең башка төбәкләрендә дә җәелдерү кирәклеге нәтиҗәсенә килдек. Саклык банкы һәм Googlның хезмәттәшлеге эшмәкәрләргә ил буйлап уңышлы бизнес җәелдерергә ярдәм итәчәк. Татарстан программаны апробацияләү өчен республика Россия төбәкләренең инвестицияләр җәлеп итүче рейтингында булганга алынды. Безнең беренче тәҗрибә уңышлы булсын дип теләгән идек. Без республика Хөкүмәтенә таянып буласына ышандык. Шулай булып чыкты да. Биредә без исәп тоткан бик күп программада катнашучыларны булдырдык", – дип җиткерде Саклык банкы башлыгы.

Татарстан Президенты "Бизнес-класс" программасы дәрәҗәсен югары бәяләп, республика икътисади үсеш өчен иң мөһиме – кешеләр, дип билгеләп үтте. "Безнең өчен иң мөһиме – кешеләр. Аларны укытырга кирәк. Шунлыктан әлеге программа – Татарстанга үзен тагын бер кат күрсәтү өчен зур мөмкинлек. Бездә инде дүрт меңнән артык кеше әлеге гади булмаган программаны үтте. Әгәр дә бүген сез көндәшлеккә сәләтле бизнес белән шөгыльләнергә телисез икән, сезнең белемегез һәм күнекмәләрегез булырга тиеш. Программа безнең икътисадка кирәкле булган төп, кискен темаларны үз эченә ала", – дип саный ул.

"Бизнес-класс" программасы пилот режимында Татарстанда 2016 елның апрелендә җибәрелгән иде. Бер ай эчендә үк 30 мең заявка бирелде. Зур булмаган сынаулардан соң 20 мең кеше калды һәм алар укырга кереште.

Өйрәтү курсы алты онлайн-модульне һәм көндезге дәресләрне үз эченә ала. Программада тәҗрибәле экспертлар һәм бизнес-тренерлар дәрес үткәрә.

Татарстанда тәҗрибә туплаганнан соң, программа Россиянең берничә төбәгендә, аерым алганда Свердловск өлкәсендә тормышка ашырылырга тиеш. "Татарстандагы уңай карашлы тәҗрибә Россиянең башка төбәкләрендә дә программаны гамәлгә кертүдә перспективалар булуы турында сөйли", – дип билгеләп үтте Карло д’Азаро Бьондо.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100