Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Герман Греф: “Татарстан - "MIPIM-2006" күргәзмәсендә тәкъдим ителгән төбәкләр арасында инвестицияләр ягыннан аеруча җәлеп итә”
^Герман Греф: “Татарстан - "MIPIM-2006" күргәзмәсендә тәкъдим ителгән төбәкләр арасында инвестицияләр ягыннан аеруча җәлеп итә”
(Канна, 14 март, “Татар-информ”, Юлия Васильева). Татарстан – Каннадагы "MIPIM-2006" XVII Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсендә тәкъдим ителгән төбәкләр арасында инвестицияләр ягыннан аеруча җәлеп итә, дип саный Россия икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф.
Бу хакта ул Россия тележурналистларына биргән интервьюсында белдерде.
Герман Греф Каннадагы күргәзмә төбәкләр өчен инвестицияләр җәлеп итү буенча киң мөмкинлекләр ача. Аерым алганда, бүген үк йөзләрчә миллион долларлык ниятләр турындагы беркетмәләрне имзаларга әзер, дип белдерде ул. “Аларның кайчан гамәлгә ашырылачагы безгә бәйле”, - дип ассызыклады министр. Г.Греф шулай ук күргәзмәдә катнашу – Россия төбәкләре өчен үз инвестиция проектларын тәкъдим итү буенча яхшы мәктәп.
Россия тәкъдим иткән проектларны, гомумән, дәрәҗәсе нинди дигән сорауга, Герман Греф быел күргәзмәдә проектларын тәкъдим иткән территорияләр арасында югары инвестицион җәлеп итүчәнлеккә ия булган төбәкләр барлыгын билгеләп үтте “Мондый төбәкләргә Татарстан, Краснодар, Мәскәү, Санкт-Петербург керә”, - диде ул.
Күргәзмә белән танышу барышында РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Краснодар крае экспозициясен тәкъдир итүне карады. Крайның губернаторы Александр Ткачев биредә тәкъдим ителгән проектлар, аерым алганда, Сочи шәһәренең тау-климатик курорт буларак үсеше турында сөйләде. Шуннан соң Герман Греф, Минтимер Шәймиев һәм РФнең башка субъектлары җитәкчеләре Екатеринбург экспозициясендә булды.
Соңрак ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең НТВ телекомпаниясенең “Россиягә инвестицияләр: яңа базарлар – яңа мөмкинлекләр” ток-шоуында катнашуы планлаштырылган. Көннең икенче яртысында Татарстан стендын һәм инвестиция проектларын тәкъдир итү булачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз