Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
^Герман Греф: “Казан – Россиянең иң тиз үсә торган каласы”
^Герман Греф: “Казан – Россиянең иң тиз үсә торган каласы”
(Канна, 14 март, «Татар-информ», Юлия Васильева). “Казан – Россиянең иң тиз үсә торган каласы”, - бу турыда бүген Каннада "MIPIM-2006" XVII Халыкара коммерцияле күчемсез милек күргәзмә-ярминкәсендә Россия Федерациясе берләштерелгән экспозициясен караганда, РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф хәбәр итте. Ул алар белән Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм РФнең башка субъектлары җитәкчеләре катнашында танышты.
Экспозиция турында фикер алышканда, Минтимер Шәймиев Россиядә инвестиция проектлары белән кызыксынучы инвесторларга Казан эчендә Казансу һәм Идел елгалары ярында төзелеш планнары турында сөйләде. Герман Греф инвесторларга Татарстан башкаласы белән тулырак танышырга тәіъдим итте. “Казан – Ауропа шәһәре, Россиядә Мәскәүдән кала иң матур шәһәр. Ышаныч белән әйтә алам, Казан – Россиянең иң тиз үсә торган каласы”, - диде РФ иіътисади үсеш һәм сәүдә министры.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз