news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Герман Греф: “Әгәр Татарстанда нәрсә дә булса эшлиләр икән, аны әйбәт итеп башкаралар”

Татарстан Президенты катнашында Казанда эшли башлаган “Finopolis-2016” форумында киләсе ун елда банклар язмышы мәсьәләсе төп тема булды.

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ»). Бүген Казанда эшли башлаган "Finopolis-2016" форумында “2026 елда финанс базары: бизнес һәм көйләгеч каршылыклары” дискуссиясе фикер алышуда төп тема булды. “Саклык банкы” ГАҖ идарәсе рәисе Герман Греф анда модератор буларак катнашып, чараны башлаганда, аның югары дәрәҗәдә оештырылганын билгеләп үтте: “Әгәр Татарстанда нәрсә дә булса эшлиләр икән, аны әйбәт итеп башкаралар”, - дип бәяләде.



Дискуссиядә Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, QIWI төркеме генераль директоры Сергей Солонин, “Тинькофф банкы”на нигез салучы һәм директорлар советы рәисе Олег Тиньков катнашты.

Фикер алыша башлаганчы, аудиториягә тавыш бирү юлы белән финанс мохит алдында торган хәзерге иң актуаль каршылыкларны сайлау тәкъдим ителде. Күпчелек “яңа технологияләр” дигән җавапны сайлады. Герман Греф бу мәсьәләдә: “Яңа технологияләр – ул яңа мәшәкатьләр дә”, - дип билгеләп үтте. Макроикътисади мохит икенче планга чыгарылды, соңгы урында – “түбән ставкалар”.

Әлеге тавыш бирү нәтиҗәләрен экспертлар да раслады: чыгыш ясаучыларның барысы да банкларның финанс сектор белән бәйле цифрлы технологияләр үсешен күз уңыннан ычкындыруларына игътибарны юнәлтте.

Киләчәктә банк телефон кадәр генә калып кыскарачак, дип, арада Олег Тиньков аеруча катгый булды. “Банк – ул телефон. Бәлки гаджет алышыныр. Ул чип бәлки күзлек булыр, ләкин ул гаджет булачак. Тагын 10 елдан мобиль оператор белән банк тулысынча конвергенцияләнәчәк, ягъни якынаячак. Ниндидер бүлекләр калыр, мөгаен. Ләкин кешеләрнең һаман да банк бүлекләренә йөрегәнен мин аңламыйм, бу бик сәер”, - диде эре онлайн-банкларның берсенә нигез салган Олег Тиньков. Шулай ук ул кадрлар мәсьәләсен заман таләбе буларак атады, аның сүзләренчә, яңа буынга системаны үзенчә үзгәртү мөмкинлеге бирү зарур. Бу фикерне Греф та хуплады.

Цифрлы технологияләр алдагы 10 елда банкларның гамәлдә булуына шик уята, дип саный Эльвира Нәбиуллина да. Моннан 2 ел гына элек банкирлар төп каршылык дип көйләүне катгыйлатуны һәм капитал җитешмәвен атаган иде, диде ул. “Шушы 2 елда кискен борылыш булды кебек – моны без тавыш биргәндә дә күрдек. Финанс технологияләре банк бизнесына сизелерлек йогынты ясаганын барыбыз да аңлый. Технологияләр бөтен финанс индустриясенең ландшафтын үзгәртүе күренә, моны күп кенә күрсәткечләр дә раслый. Банк индустриясе өчен бу зур каршылык. Хәзер банклар процент ставкалары түбән булуга, көйләү гадел булмауга зарлана, ә шул ук вакытта арттан финанс технологияләре сиздерми генә килеп чыкты. Традицион банк хезмәтләре күпмедер вакыт гамәлдә калыр, әмма яңа технологияләргә ихтыяҗ аны торган саен күбрәк кысрыклар. Моңа банклар әзер булырга тиеш. Банклар шансны трансформацияләр өчен файдаланамы, яисә институт буларак базардан китәме – бу банкларның үзеннән тора”, - диде Россия Үзәк банкы рәисе Эльвира Нәбиуллина.

Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, мәсьәлә банк перспективалары өлкәсенә генә кагылмый, ә күпкә киңрәк, шуңа күрә тагын 10 елдан кайсы тармакларга һәм һөнәрләргә ихтыяҗ булачагын уйларга кирәк. Татарстанда 2030 елга кадәр үсеш стратегиясе төзелде, дип, Рөстәм Миңнеханов аның республикага бу мәсьәләдә әзер булырга мөмкинлек бирәчәген искәртте.

“Шушы бөтен банк өлкәсе нинди нигездә эшләячәк? Тиешле шартлар тудыра алырбызмы? Без нинди кешеләр әзерләргә тиеш булабыз? Кешеләр башкача булырга тиеш”, - дип басым ясап әйтте Рөстәм Миңнеханов. Мисал буларак ул “Электрон хөкүмәт”кә күчүне китерде. Аны эшләтеп кенә җибәргәндә кешеләр бу адымга шикләнеп караса, инде бу тормыш нормасына әйләнде. Чыгышы ахырында Татарстан Президенты яшьләр потенциалы Иннополис, инжиниринг үзәкләре һәм башка инновацион проектлар үсешенә китерәчәгенә өмет белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100