news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Герасимов: Россия гаскәрләре барлык юнәлешләрдә дә һөҗүм итүне дәвам итә

Россия гаскәрләре барлык юнәлешләрдә дә һөҗүм итүләрен дәвам итә. Бу хакта РФ Хәрби көчләренең Генераль штабы башлыгы армия генералы Валерий Герасимов белдерде, дип хәбәр итә Россия Саклану министрлыгы матбугат хезмәте.

«Берләшкән төркем гаскәрләре барлык юнәлешләрдә дә һөҗүм итүне дәвам итә», - дип уртаклашты хәрби җитәкче.

Герасимов сүзләренчә, гыйнвар башыннан РФ Кораллы көчләре 500 кв. километрдан артык территорияне һәм 17 торак пунктны үз контроленә алган.

news_right_1
news_right_2
news_bot