Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Гер күтәрүдә дөнья чемпионы Газинур Фәттахов яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә
Әлки районы спортчысы икенче ел рәттән дөнья күләмендә көчле булуын раслый.

(Казан, 18 гыйнвар, «Татар-информ», Фәрит Салихов). Гер спорты буенча дөнья чемпионы, Әлки районы спортчысы Газинур Фәттаховның Россиядә берәү дә кабатлый алмаган рекордлары турында билгеле булды. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә сөйләде.
«Яткан килеш 150 килограммлы штанганы этәрә алам, алмаш-тилмәш ике кулда ыргым алымы белән биш минутка 24 килограммлы герне – 170, ике пот авырлыктагысын өч минутка 100 мәртәбә күтәрәм. Гер белән мондый күрсәткечкә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә ирешүчеләр юк», – диде Газинур Фәттахов.
Исегезгә төшерәбез, Әлки районының Карга авылында гомер кичерүче 53 яшьлек Газинур Фәттахов икенче ел рәттән гер спорты буенча дөнья чемпионы булуга иреште. 2016 елдагы Казахстандагы уңышын 2017 ел азагында Көньяк Кореянең Сеул шәһәрендә кабатлады – ветераннар арасында үз авырлык үлчәвендә җиңүче булды.
«Сеул шәһәрендә узган чемпионатта 24 килограммлы ике герне озын цикл белән 80 мәртәбә күтәрдем», – диде «Татар-информ»га спортчы.
Газинур Фәттахов һәм Әлкидәге гер спортына багышланган репортажны «Интертат»та укый аласыз.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз