news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең үзәк урамына карета куелган

Әгерҗенең үзәк К.Маркс урамы федераль программа буенча бик матур итеп төзекләндерелә.

Әгерҗенең үзәк урамына карета куелган
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 24 июль, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗенең К.Маркс урамы федераль программа буенча бик матур итеп төзекләндерелә. Үзәк урамга карета да куелган. Бу турыда район газетасы хәбәр итә.

Район Мәдәният сарае каршындагы мәйданчык та үзгәрешләр кичерә. Хәзер биредә карета да урын алды. Бу матур каретаны Сарсак-Омга эшмәкәре Илдар Вәлиев һәм аның кул астында эшләүче осталар ясаган.

news_right_1
news_right_2
news_bot