news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең яшь тимер юлчысы Мәскәүдә форумда катнашты

Әлеге слет быел унберенче тапкыр үткәрелде.

(Әгерҗе, 15 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). “Әгерҗе–Юдино“ участогының җитештерү участогы электр механигы Ринас Галиев Россиянең төрле төбәкләреннән җыелган йөзләгән яшь белгечләре белән бергә Мәскәүдә “Россия тимер юллары“ җәмгыяте яшьләре слетында катнашты, дип яза җирле басма. 

Әлеге слет быел унберенче тапкыр үткәрелде.

Слет барышында төрле экскурсияләр дә оештырылган. Мәсәлән, паровозлар музеенда слетта катнашучылар маршал Михаил Тухачевский йөргән вагонда булганнар. “Подмосковная“ депосында тизйөрешле поездларда машинистлар тапшыра торган нормативлар тренажерын сынаганнар. Башка кызыклы очрашулар, җанлы әңгәмәләрдә катнашканнар.  

news_right_1
news_right_2
news_bot