news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең яшь табигать сакчылары Иж буйларын чистарта

“Кичке Таң“ заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин өмәдә катнашучыларга истәлек бүләкләр тапшырган.

(Әгерҗе, 16 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“).Әгерҗе районындагы “Кичке Таң“ заказнигы хезмәткәрләре Кичкетаң мәктәбе каршында эшләүче “Эколята“ оешмасындагы яшь табигать сакчылары белән бергә Иж елгасының сусаклагыч зонасын чистарту буенча өмә уздырганнар, дип яза җирле басма.

Иж елгасы буйлары – җәй көне халыкның иң яратып ял итә торган урыны ул. Әмма күпләр күңелле ял итә белсәләр дә, үз артларыннан чүп-чарны җыюны ни сәбәпледер “оныталар“. Шуның аркасында чүплекләр барлыкка килә, яр буйлары калдыклар белән тула. Өмә барышында ике чакрым территория чистартылган, барлыгы дүрт куб метр чүп-чар җыелган.

Соңыннан табигатебез сакчылары булган малай-кызлар “Кичке Таң“ заказнигы директоры Әһли Фәйзуллин кулыннан истәлек бүләкләре алганнар.

 

 

 

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100