news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең яшь спортчылары кул сугышы ярышында егерме җиде медаль яулады

Ижау шәһәрендә Удмуртия беренчелеге һәм Чемпионаты беренчелегенә кул сугышы буенча ярыш узды.

(Әгерҗе, 14 ноябрь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Ижау шәһәрендә Удмуртия беренчелеге һәм Чемпионаты беренчелегендә кул сугышы ярышында Әгерҗенең яшь спортчылары  егерме җиде медаль яулады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренеры Грайр Аракелян шәкертләре үз үлчәү категорияләрендә түбәндәге урыннарга лаек булдылар. Беренче урында – Тимур Әхмәтханов, Рамазан Гәрәев, Индира Зарипова, Дарья Лукьянченко, Артур Нуретдинов; икенче урында – Нарина Сергеева, Айдар Рәхимов, Тимерхан Гөлданаев, Ранил Гыйззәтуллин, өченчедә – Тимерлан Ибраһимов, Рөстәм Сәлимгәрәев.

“Балалар иҗаты йорты“ тренеры Рөстәм Майоров кул астында шөгыльләнүче яшь спортчылар да пьедесталга күтәрелделәр. Беренче урында – Адам Трейдин, Валерия Маркитонова; икенчедә – Данил Хәсәнов, Александр Чернов, Максим Ерусланов, Тимур Кулагин, Артур Капилов, Анастасия Таҗиева, Диана Иванова, Дамир Зәйнетдинов; өченчедә – Евгений Кондаков, Эмиль Хәйруллин, Адил Майоров Даниил Артамонов, Снежана Зорина, Галина Солтанова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100