news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең яшь рәссамнары подъездларны бизи

Аларның рәсемнәре бер-берсен кабатламавы белән дә үзенчәлекле.

Әгерҗенең яшь рәссамнары подъездларны бизи
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 16 август, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Әгерҗе сәнгать мәктәбе укучылары педагог Татьяна Шәймәрданова җитәкчелегендә Әгерҗедәге күпкатлы йортларның подъездларына рәсемнәр төшерәләр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Яшь рәссамнар Эльнар Заһидуллин, Дарина Филанюк, Дима Парафин, Валерия Хәсәнова, Илья Светлаков, Рәзил Вәлиуллин ясаган рәсемнәргә йорт хуҗалары да сокланып карап туймыйлар. Аларның рәсемнәре бер-берсен кабатламавы белән дә үзенчәлекле.

Яшүсмерләр фантазияләрен эшкә җигеп, берсеннән-берсе узышып матурлык тудыралар

news_right_1
news_right_2
news_bot