news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең яшь футболчылары Мәскәүдә узган ярышта бронза медаль яулады

Балалар арасында спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен тренер Алексей Колчин да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Әгерҗенең яшь футболчылары Мәскәүдә узган ярышта бронза медаль яулады
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 11 апрель, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Спутник“ футбол командасы, Мәскәүдә Бөтенроссия турнирында катнашып, өченче урын алды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Турнирда 2010-2011 елгы спортчылардан торган алты команда катнашты.

Әгерҗе футболчылары төрле номинацияләрдә дә бүләкләнделәр. “Иң яшь уенчы“ номинациясендә җиңгән 6 яшьлек Никита Осиповка Мактау грамотасы һәм Кубок тапшырылды. Ул көндәшләре капкасына дүрт гол кертте. “Иң яхшы капкачы“ номинациясендә Марат Кахримов җиңде.

Балалар арасында спортны үстерүгә зур өлеш керткәне өчен тренер Алексей Колчин да Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

news_right_1
news_right_2
news_bot