news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Яңа Бәзәкә авылы җыенында Татарстан Дәүләт Советы депутаты катнашты

Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногоманов 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тотты.

Әгерҗенең Яңа Бәзәкә авылы җыенында Татарстан Дәүләт Советы депутаты катнашты
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 1 февраль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Яңа Бәзәкә авыл җирлегендә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров катнашында халык җыены узды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Җыен башланганчы җитәкчеләр Мәдәният йорты фойесында оештырылган күргәзмә белән таныштылар. Монда авыл уңганнары җитештергән продукцияне сатып алу мөмкинлеге дә бар иде.

Яңавыл Мәдәният йортында узган җыен балаларның “Шатлык” бию ансамбленең күңелле чыгышлары белән башланып китте. Яңа Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Миңнехәлил Ногоманов 2018 елда башкарылган эшләргә хисап тотты, быелга планнар белән уртаклашты. Җирлеккә караган оешма-учреждение җитәкчеләренең дә чыгышлары тыңланды.

Соңыннан җитәкчеләр халык сорауларына җавап бирде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин үз чыгышында Яңавылның матур авыл икәнен билгеләп үтте. Ул район җитәкчелегенең халык җыенын мондый форматта оештыруларын хуплавын белдерде.

news_right_1
news_right_2
news_bot