news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Уразай авылында наркоманиягә каршы темага багышланган спектакль куелган

“Дию пәриенең серле үсемлеге“ әкияте “Сәламәт буын – көчле ил“ бәйгесендә җиңгән проектларның берсе.

(Казан, 30 сентябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Уразай клубында республика күләмендә уздырылган “Сәламәт буын – көчле ил“ бәйгесендә җиңгән проект эше сәхнәләштерелде. Әлеге әкият гасыр чире – наркоманиягә багышланган иде, дип яза җирле басма. 
 
Бу темага район Мәдәният сарае методисты Ләйсән Тимуршина алынган.  “Дию пәриенең серле үсемлеге“ әкиятен исә Уразай клубы җитәкчесе Венера Ибраһимова сәхнәгә куйган. Авылның сәхнә осталары әлеге әкиятне тамашачыларга тәкъдим итте.
Чара Уразай үзешчәннәре тарафыннан яшәү матурлыгы турында җырлар белән тәмамланды, диелә хәбәрдә. 
 

news_right_1
news_right_2
news_bot