Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең тимер юлчы ветераннарын спорт ярышларында сынадылар
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга ветераннар советы исеменнән бүләкләр тапшырылды.
(Әгерҗе, 1 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). Әгерҗе стадионында тимерьюлчы ветераннар өчен спорт чарасы узды. Тимер юлда төрле тармакларда хезмәт куйган өлкән буынны ярышларда сынадылар. Әлеге чарада барлыгы 70кә якын ветеран катнашты. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Ветераннар советы җитәкчесе Любовь Максимова, иң беренче ветеран тимер юлчы Флүрә Вәликәеваны 75 яшьлек юбилее белән котлап, аңа бүләк тапшырды. Аннан ярышларга старт бирелде.
Ир-егетләр һәм хатын-кызлар йөгерү буенча эстафетада җитезлекләрен, аркан тартуда көчләрен күрсәттеләр. Туп белән йөгерү, чүлмәк вату, бер-берсенә яулык бәйләтү ярышлары да бик күңелле һәм кызык булды.
Җиңүчеләргә һәм катнашучыларга ветераннар советы исеменнән бүләкләр тапшырылды. Соңыннан күңелле аралашу чәй табыны артында дәвам итте.
Соңгы елларда матур традициягә әйләнгән әлеге спорт чарасын алдагы елларда да уздырырга сүз куештылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз