news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең татар теле укытучылары Удмуртия укытучылары белән тәҗрибә уртаклашты

"Татарстан укытучылары бездән бер адым алда бара, без алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез", - дип белдерә Ижевскида төбәкара семинар оештыручылар.

(Ижевск, 27 декабрь, “Татар-информ”, "Яңарыш") Удмуртиянең Ижевск шәһәрендәге Габдулла Тукай исемен йөртүче 6 нчы гимназиясендә “ФГОС шартларында башлангыч һәм урта белем бирү оешмаларында татар теле һәм әдәбияты укытуда заманча алымнар куллану” дигән темага багышланган төбәкара фәнни-гамәли семинар узды. Әлеге семинарга Татарстанның Әгерҗе шәһәреннән 1 нче гимназия һәм 4 нче мәктәптән татар теле укытучылары да катнашты, дип хәбәр итә Удмуртиянең "Яңарыш" татар газетасы.

ФГОС таләпләре буенча дәрес планнары төзү укытучыдан күп көч һәм әзерлек таләп итә. "Гимназиянең 4 нче сыйныфында татар теле һәм әдәбияты укытучысы күрсәткән уку дәресе нәкъ шул таләпләргә җавап бирерлек иде. Әмирхан Еникинең “Кунак­та” әсәре буенча уздырылган әлеге дәрестә һәр укучы иҗади эшләде, актив катнашты. Укучыларның туган телне белүләре төрлечә булса да, һәр бала дәрестә җавап биреп, үз фикерен белдерде. Ә бу нәкъ менә хәзерге дәүләт стандартларының алшарты булып тора. Билгеле, мондый алымнарны һәр дәрестә куллану бик күп көч сорый. Ләкин баланың фикерләвен үстерү, кызыксыну уяту, гомумән, телебезгә карата ихтирам тәрбияләүне үз бурычы итеп санаган укытучы бернинди авырлыклар каршында туктап калмый", - дип фикерләре белән уртаклаша 6 нчы гимназиясендәге этномәдәни белем һәм тәрбия бирүче республикакүләм ресурс үзәге җитәкчесе Рәсилә Габдрахманова.

Әгерҗе шәһәренең 4 нче мәктәбе укытучысы Фәридә Зәки кызының чыгышын да укытучылар үзләре өчен файдалы булды дип бәйләгән. "Чөнки Татарстан укытучылары бездән бер адым алда бара, без алардан күп нәрсәгә өйрәнәбез һәм тәҗрибә туплыйбыз. Әгерҗедән килгән һәр укытучының үз эш алымы һәм бай материалы бар. Алар һәрберсе Казанда укып кайт­кан, күп алымнар кулланып эшли. Боларның барысы турында да алар Удмуртиянең шәһәр һәм район мәктәпләреннән җыелган татар теле укытучыларына тәфсилләп сөйләде. Семинардан барысы да уңай фикердә калды, тагын да мондый очрашулар булсын иде дигән теләк белдерде", - дип җиткерә Рәсилә Габдрахманова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100