news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең тәрбиягә бала алган гаиләләре республика фестивалендә катнашты

Чаллыда тәрбиягә бала алган әти-әниләр клублары арасында икенче тапкыр республика фестивале узды.

(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Чаллыда тәрбиягә бала алган әти-әниләр клублары арасында икенче тапкыр республика фестивале узды, дип яза "Әгерҗе хәбәрләре". 
 
Анда Тукай, Минзәлә, Актаныш, Мөслим, Алабуга, Әгерҗе, Менделеев, Мамадыш районнарыннан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләреннән опека һәм попечительлек бүлеге белгечләре, балалар һәм аларга наз һәм җылылык бүләк итүче әти-әниләр катнашты.  
 
Әгерҗе районы данын Кырындыдан Искаковлар династиясе – Флүрә, Лариса Искаковалар, Ләйсән Рамазанова, Варкләд-Аулдан Фәнил–Алена Насыйровлар һәм аларның балалары якладылар. Искаковалар һәм аларның ул-кызлары “Иң яхшы иҗади номер“ номинациясендә катнаштылар.
 
Биюне сеңлебез – Кырынды Мәдәният йорты җитәкчесе Эльвира Коробейникова белән бергә әзерләдек. Балалар белән бергә үезебез дә сәхнәдә җилкенеп биедек, – ди Ләйсән ханым.
 
Нәтиҗәдә, алар беренче урын алалар һәм җиңүче Дипломына ия булалар.
 
Ә Насыйровлар “Гаилә эше“ номинациясендә катнаша, шулай ук Диплом белән бүләкләнә.
 
Җиңүче буларак, безгә бик күп бүләкләр тапшырдылар. Балаларга аттракционнарда йөрү өчен бушлай билетлар бирделәр. Ий, рәхәтләнде бала-чага карусельләрдә! – ди Ләйсән.
 

Фестивальгә барган гаиләләр опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Айсылу Баһаутдиновага, белгеч Альмира Сутягинага, автобус белән ярдәм иткән район җитәкчелегенә олы рәхмәтен белдерә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100