news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең “Спутник“ командасы мини футбол ярышларында беренче урынны алды

Әгерҗе футболчылары Кубок, медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнде.

(Әгерҗе,  ноябрь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 16 районнан килгән футболчылар “Олимп“ спорт комплексында өч көн дәвамында мини футбол буенча республика беренчелеге ярышларында сыналдылар.Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Казан, Баулы, Әлки, Арча, Актаныш, Мамадыш, Зәй, Менделеев, Минзәлә, Норлат, Алабуга һәм башка командалар белән бергә Әгерҗедән тренерлар Алексей Колчин һәм Илдар Идиятов кул астында шөгыльләнүче 2009-2010 елгы малайлар да футбол кырына чыктылар.

Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең “Спутник“ командасы, өч көндә ун уенда җиңеп, финалга барып җитте. Хәлиткеч ярышта Әгерҗе футболчыларына Казанның Вахитов районы командасы белән көч сынашырга туры килде.

Әмма башкалабыздан килгән спортчыларга да әгерҗелеләргә бирелергә туры килде. Җиңүгә омтылышлары көчле булган “Спутник“ уенчылары 2:1 исәбе белән көндәшләрен җиңде. Әгерҗе футболчылары Кубок, медальләр һәм Грамоталар белән бүләкләнде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100