Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең “Спутник“ командасы хоккейчылары Полиция Кубогына ия булдылар
Турнирда призлы урын алган командаларны медальләр һәм 10, 20, 30 мең сумга сертификатлар белән бүләкләделәр.
(Әгерҗе, 29 март, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗедә Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге Кубогына ике көн дәвам иткән хоккей турниры төгәлләнде.
Унынчы тапкыр уздырылган әлеге турнирда Әгерҗенең “Спутник“, Ижауның “Гвоздика“ һәм “Торпедо“, Чайковскиның “Викинг“, Красноуфимскиның “Сокол“ командалары җиңү өчен җан атты. Уеннарны район башлыгы Валерий Макаров, район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей Авдеев, Эчке эшләр министрлыгының Әгерҗе районы бүлеге начальнигы Ренат Ибраһимов, шушы турнирны оештырган эчке эшләр бүлегенең элекке җитәкчесе Азат Мусин, хөрмәтле милиция ветераннары тамаша кылдылар.
Узган ел Кубок ияләре булган Әгерҗенең “Спутник“ командасы хоккейчылары “быел да җиңү өчен бар тырышлыгыбызны куячакбыз. Юбилей Кубогы туган шәһәребездә калырга тиеш“ дигәннәр иде. Һәм бу шулай булып чыкты да. Безнең спортчылар “Торпедо“ны – 7:2, “Гвоздика“ны – 4:1, “Викинг“ны 3:1 исәбе белән тар-мар иттеләр.
Соңгы уенда алар турнирның иң көчле командаларының берсе “Сокол“ белән очраштылар. Бу хәлиткеч уенда исәп әгерҗелеләр файдасына 8:4 булды. Шулай итеп, тренер Алексей Яковлев җитәкчелегендәге “Спутник“ командасы унынчы юбилей турнирының җиңүчесе исемен яулады.
Бер төркем спортчыларга төрле номинацияләр буенча бүләкләр тапшырылды. Әгерҗелеләр арасында “Иң яхшы сакчы“ исеменә Альберт Дериглазов лаек булды. “Эффектлы гол“ номинациясендә Кирилл Плеханов – җиңүче. Турнирда призлы урын алган командаларны медальләр һәм 10, 20, 30 мең сумга сертификатлар белән бүләкләделәр. Ә “Спутник“ командасына боларга өстәп Кубок һәм хоккей кыры итеп эшләнгән торт та бүләк ителде.
–Киләсе язгы каникулда әлеге турнирның унберенчесен уздырачакбыз. Без сезне Әгерҗе бозында көтеп калабыз, – диде Ренат Ибраһимов һәм барлык иганәчеләргә, турнирны оештыручыларга, ярышта сыналган хоккейчыларга олы рәхмәтен җиткерде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз