news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең спортчы егете Көньяк Сахалинда чаңгы ярышларында катнашачак

Спортчы егеткә кыйммәтле чаңгы бүләк иткәннәр.

(Әгерҗе, 31 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). 7 февральдә Әгерҗе районы Бима мәктәбенең 10 сыйныф укучысы, танылган чаңгычы Богдан Павлов  Татарстан җыелма командасы составында Көньяк Сахалинга чаңгы ярышларына китә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда ул спринт, ун чакрымга узышу, эстафета ярышларында катнашачак. Шуңа әзерлек барышында соңгы вакытларда ул Зәй, Төмән, Сыктывкар, Ижауда тренировкаларда булып, осталыгын тагын да арттырган. Хәзер ул туган авылында тренер Евгений Яркеев җитәкчелегендә шөгыльләнә.

Ярышка барырга санаулы гына көннәр калганда Богданга Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов һәм шушы төбәктән чыккан һәм хәзерге вакытта Екатеринбургта яшәүче Евгений Ибраев зур бүләк ясаганнар. Эдуард Иванович бөтен мәктәп коллективы алдында спортчы егеткә кыйммәтле чаңгы тапшырган.

"Мин әлеге бүләккә бик шатландым. Һәм ышандырып әйтәм, ярышта тренерларым, минем өчен җан атучыларның йөзенә кызыллык китермәячәкмен", – диде Богдан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100