news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең спорт сөюче гаиләләре бадминтон уйнады

Нәтиҗәдә, Кенджаевлар – беренче, Овчинниковлар – икенче, туганнар Динар Галимуллин–Илнат Ибраһимов өченче урын алдылар.

Әгерҗенең спорт сөюче гаиләләре бадминтон уйнады
agryz-rt.ru/

(Әгерҗе, 6 гыйнвар, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре",  Миләүшә Ягъфәрова). Гаиләләр арасында узган бадминтон ярышы да бу спортны яратучылар күплеге турында сөйли. “Олимп“ спорт комплексында ике көн дәвам иткән бәйгедә абыйлы-энеле, ирле-хатынлы ун пар да җиңү өчен җан атты. Бу турыда район басмасы яза.

2нче мәктәптә кичләрен тренировкаларга йөрүчеләр санын моннан өч ай элек кенә тулыландырсалар да, Ринат–Любовь Хәсәновлар ярышта катнашырга да җөрьәт иткәннәр.

"Бу спорт төрен бик яратабыз. Пенсионерга озын көннәрне ничек тә уздырырга кирәк бит. Менә иптәшем дә, үзем дә лаеклы ялга чыккач сәламәт яшәү рәвеше алып бара башладык, спортка өстенлек бирәбез", – ди Любовь ханым.

Атнага өч тапкыр тренировкага йөриләр, көн саен чаңгыда җилдерәләр икән. Әле Любовь ханым “Өченче буын университеты“ кысаларында йөзү буенча республика ярышларында да катнашкан.

Районның баш табибы Эдуард Овчинников белән аның җәмәгате Анжелика ханым да – спортчы гаилә. Нинди генә спорт чарасы узмасын, алар һәрчак активлык күрсәтәләр. Бадминтон буенча да осталыклары артканнан-арта бара. Бу көнне дә командаларны бер-бер артлы җиңүгә ирештеләр.

Мәктәп укучылары Динар–Илнат, Саша–Данил да өлкәннәрдән калышмадылар. Нәтиҗәдә, Кенджаевлар – беренче, Овчинниковлар – икенче, туганнар Динар Галимуллин–Илнат Ибраһимов өченче урын алдылар.

Спорт бүлеге җитәкчесе Илшат Гайнетдинов аларга да, бәйгенең иң яшь уенчылары Саша һәм Данилга да, башка катнашучыларга сертификатлар тапшырдылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot