news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең сәнгать мәктәбе укучысы республика бәйгесендә җиңгән

Милана әлеге бәйгенең “Лев Толстой хикәяләре һәм әкиятләреннән яраткан героем“ номинациясендә җиңү яулаган.

(Әгерҗе, 15 июнь, “Татар-информ“, “Әгерҗе хәбәрләре“). Россия көне бәйрәмендә Казанда“Балалар илне ясыйлар“ XII республика телевизион бәйгесе җиңүчеләрен хөрмәтләделәр. Әгерҗе Сәнгать мәктәбенә йөрүче Милана әлеге бәйгенең “Лев Толстой хикәяләре һәм әкиятләреннән яраткан героем“ номинациясендә җиңү яулаган.

–Әлеге бәйгедә катнашу – укытучым Татьяна Альбертовна идеясе.Мин Лев Толстойның “Акула“, “Косточка“, “Котенок“ хикәяләренә заготовкалар ясаган идем. Укытучым шулар арасынннан “Котенок“ны сайлап алып бәйгегә юлларга тәкъдим итте, – ди Милана.

–Кызыбызның эше соңгы этапка кадәр барып җитеп җиңү яулар дип уйламадык та. “Ривьера“ кунакханәсенә чакыру алу һәм анда Милананың исемен җиңүчеләр рәтендә ишетү безнең өчен көтелмәгән зур шатлык булды, – дип кушыла әнисе Дина Валерьевна.

Тантанада яшь рәссамга Диплом, планшет, җиләк-җимешләр букеты һәм “Ривьера“ аквапаркына билетлар тапшырганнар.

–Аквапаркта ял итү, Казан буйлап йөрү, бүләкләү тантанасы – болар барысы да җәйге ялымның иң истәлекле вакыйгасы, – дип сөенә Милана.
Җиде яшеннән бирле Әгерҗенең сәнгать мәктәбенә йөри ул.

–Рәсем ясарга бик яратам. Өйдә дә буш вакытым булдымы, кулыма пумала алам. Бигрәк тә табигатьне буяулар аша тасвирларга яратам. Бимага әбиемнәргә кунакка кайткач та табигать матурлыгын рәсем итеп төшерергә ашыгам, – ди кыз. Сүз уңаеннан: 1нче бакчада тәрбияче булып эшләүче әнисе Дина да кечкенәдән рәсем ясарга оста. Бу сәләтнең кызына да күчүенә сөенеп туялмый ул.

Алдагы елда сәнгать мәктәбен тәмамлый Милана. Әмма яраткан шөгыленнән аерылырга уйламый.
–Киләчәктә дизайнер буласым килә, – дип хыяллана яшь рәссам.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100