Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең «Наз» приюты тәрбияләнүчеләре кыстыбый пешерергә өйрәнде
Балалар «Хуҗабикә» аш-су түгәрәгендә тәмле һәм катлаулы булмаган ризыкларны әзерләү технологияләрен үзләштерә.
(Әгерҗе, 7 апрель, «Татар-информ», «Әгерҗе хәбәрләре»). ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Әгерҗе районының «Наз» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр татар ашларын өйрәнә. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
«Хуҗабикә» аш-су түгәрәгендә тәрбияче Эльвира Сабирҗанова җитәкчелегендә тәрбияләнүчеләр тәмле һәм катлаулы булмаган ризыкларны әзерләү технологияләрен үзләштерә.
Унбер бала тәмле һәм туклыклы кыстыбый ризыгы әзерләделәр.
Алар кыстыбыйның төче камырдан бәрәңге боламыгы белән кыздырылган ризык булуын, аның эчлеге өчен тагын тары боткасын яки рагуны да кулланырга мөмкин икәнлеген белделәр.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз