news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең медицина хезмәткәрләре зона спартакиадасында өченче урын алдылар

Тукай районында медицина хезмәткәрләре арасында спорт төрләре буенча зона спартакиадасы узды.

(Әгерҗе, 15 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Тукай районында медицина хезмәткәрләре арасында спорт төрләре буенча зона спартакиадасы узды. Тукай, Мамадыш, Менделеев, Теләче районнарындагы коллегалары белән бергә Әгерҗедән дә, 32 кешедән торган команда, спорт ярышларында осталыкларын күрсәтте, дип яза район газетасы.

Бадминтонда баш табиб Эдуард Овчинников – беренче, аның урынбасары Анжелика Овчинникова – икенче, тенниста Сергей Сайранов – икенче, Татьяна Порозова өченче урын алдылар. Командалы ярышларда да Әгерҗенең ак халатлы шәфкать ияләренең күрсәткечләре яхшы булды. Мәсәлән, ир-егетләр аркан тартуда – икенче, җиңел атлетикада, волейболда – өченче урында. Гүзәл затлар да сынатмадылар, җиңел атлетика һәм аркан тартуда – дүртенчедә. Шулай итеп, гомуми очколар саны буенча Әгерҗе медицина хезмәткәрләре өченче урынга чыктылар. Иң көчле спортчылар сентябрьдә республика спартакиадасында сыналачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot