news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең кызлар футбол командасы Татарстан чемпионы булды

Әгерҗе командасы биш көндәшен дә җиңеп, 15 очко туплаган.

(Казан, 22 гыйнвар, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗенең “Кадетлар“ футбол командасы белем бирү учреждениеләре арасында уздырылучы спартакиаданың республика этабында җиңү яулады. Бу турыда "Әгерҗе хәбәрләре" сайты җиткерә.

Татарстан башкаласында узган ярышта зона турларында җиңгән алты команда – Казан, Әлмәт, Чүпрәле, Саба, Аксубай, Әгерҗе районнарыннан футболчы кызлар катнашкан.

Әгерҗе командасы биш көндәшен дә җиңеп, 15 очко туплаган.

"Казан командасы капкасына ике период эчендә алты гол кертүгә ирештеләр шәкертләрем. Ә менә Чүпрәле кызлары белән тырышырга туры килде. Җиңел атлетика белән шөгыльләнүче көндәшләргә күз иярмәде. Әмма безнең кызлар аларны барыбер 1:0 исәбе белән җиңде", - дип сөйләгән тренер Илдар Идиятов.

Әгерҗе шәһәренең 2нче мәктәп футбол командасы, шулай итеп, республикада дүрт тапкыр чемпион исеменә лаек булды. Икенче урынны – Чүпрәле, өченчене Казан командалары алды, диелә хәбәрдә.

Ике атнадан алар Ульяновскида узачак Идел буе федераль округы спартакиадасында Татарстан данын яклаячак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot