news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең Кичкетаң авылында өмә уздырганнар, ботка пешергәннәр

Иртәнге якта Изге чишмәнең тирә-юнен чистартканнар.

Әгерҗенең Кичкетаң авылында өмә уздырганнар, ботка пешергәннәр
agryz-rt.ru

(Әгерҗе, 5 май, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Кичкетаң авылында Карга боткасы бәйрәмен ел саен зурлап уздыралар. Быел аны тагын да үзенчәлекле иткәннәр. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Иртәнге якта Изге чишмәнең тирә-юнен чистартканнар. Аннан казанда пешкән ботка белән сыйланганнар. Учакта ботканы аш-су осталары, Хәлил абый пешергән. Лилия апа, Мәүлидә апа пешергән, Сокманнан Мәдинә апа җибәргән коймаклар белән чәй эчкәннәр.

Мөхәммәтазат хәзрәт һәм Гөлзар абыстай, Равил абый белән Алсу апа, Әгерҗедә яшәүче Ира апа балаларны тәм-томнар белән сөендергәннәр. Бик матур һәм мул табын артында тәмле ризыклар белән хуш исле чәй эчкәннәр, күңелле уеннар оештырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot