news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Әгерҗенең каты куллы спортчылары Удмуртия кубогын яулады

Удмуртиянең төрле шәһәрләреннән килгән 120 спортчы арасында Әгерҗе егет-кызлары иң күп очко туплап, команда буенча беренче урын алдылар.

(Әгерҗе, 4 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре",  Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗенең каты куллы спортчылары Удмуртия кубогын яулады. Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә Руслан Закиров җитәкчелегендә шөгыльләнүче 12 егет-кыз кул көрәше буенча Ижевскида узган Удмуртия кубогы өчен ярышларда катнаштылар, дип яза район газетасы.

Бәйгедә Рузилә Шаһиева, Клавдия Плотникова – беренче, Аделя Шәйдуллина, Алнур Шакиртов – икенче, Марат Сөләйманов – өченче, Арсений Чечетко, Батыр Чураев, Алмаз Садыйков дүртенче урыннарны алдылар. Руслан Закиров үзе дә, көндәшләрен җиңеп, беренче урын яулады. Нәтиҗәдә, Удмуртиянең төрле шәһәрләреннән килгән 120 спортчы арасында Әгерҗе егет-кызлары иң күп очко туплап, команда буенча беренче урын алдылар һәм Кубок белән бүләкләнделәр.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100