news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әгерҗенең каты куллы кызы Дөнья чемпионатыннан медаль алып кайтты

Бу Альмираның Дөнья чемпионатында яулаган икенче бронза медале инде.

(Әгерҗе, 24 октябрь, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Төркиянең Анталия шәһәрендә кул көрәше буенча Дөнья чемпионаты төгәлләнде. Россиядә беренче урын яулаган Әгерҗе районы Тирсә авылы кызы Альмира Хәбибуллина да илебезнең җыелма командасы составында 45 илдән килгән иң көчле спортчылар белән бергә әлеге чемпионатта осталыгын күрсәтте. Бу турыда район газетасы яза.

Тирсәнең каты куллы кызы ярышта бары Молдова һәм Казахстаннан килгән көндәшләренә генә сыната. Нәтиҗәдә, ул өченче урын алган. Бу Альмираның Дөнья чемпионатында яулаган икенче бронза медале инде. Быел үзен медаль һәм Грамотадан тыш, Кубок белән дә бүләклиләр.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot