Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Әгерҗенең каты куллы кызларына Европада тиңнәр юк
Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова һәм Тирсәдән Альмира Хәбибуллина кул көрәше буенча Европа Чемпионатыннан медальләр белнә кайттылар.
(Әгерҗе, 22 май, “Татар-информ“, "Әгерҗе хәбәрләре", Миләүшә Ягъфәрова). Әгерҗе районы Көчек авылы кызы Миләүшә Гыймранова һәм Тирсәдән Альмира Хәбибуллина кул көрәше буенча Польшаның Катовице шәһәрендә узган Европа Чемпионатыннан медальләр белән кайттылар. Кызларның беренче генә сыналуы түгел. Миләүшә дүртәр тапкыр Россия һәм Европа чемпионы булды, Дөнья чемпионатында дүрт тапкыр бронза, ике тапкыр көмеш медальләр яулады, дип яза район газетасы.
–Чаллы дәүләт педагогия университетының физик тәрбия һәм спорт факультетын тәмамлыйсы елны Европа чемпионы булу минем өчен икеләтә сөенечле, – ди Миләүшә алтын медален күрсәтеп.
Чемпионатта ул хатын-кызлар арасында 50 килога кадәр авырлыкта Болгария, Литва, Польша, Румыния, Молдавия, Россия һәм башка илләрдән яшьтәшләре белән сынаша.
–Финалда Украинадан килгән көндәшем белән кул көрәштердем һәм аны җиңдем. Бу минутлардагы хис-тойгыларны сүз белән генә аңлатып та булмый хәтта, – ди Миләүшә.
Ә Сирень Галиуллинның шәкерте Альмира Хәбибуллина чемпионатта көмеш медаль ала. Аңа 21 яшькә кадәргеләр белән кул көрәштерергә туры килә.
–34 илдән килгән спортчылар арасында көмеш медаль алу – бик зур дәрәҗә ул, – ди Альмира.
Кызлар хәзер көз көне Венгриядә узачак Дөнья чемпионатына әзерләнәләр, диелгән район хәбәрендә.
Әгерҗе кыз
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз